Якутиядә Советлар Союзы Герое, күренекле татар шагыйре Муса Җәлил бюстына һәм күренекле якут дәүләт эшлеклесе, шагыйрь һәм философ Алексей Елисеевич Кулаковский һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды.
Тантанада Васил Шәйхразыев һәм Россиянең төрле төбәкләреннән татар иҗтимагый берләшмәләре делегацияләре вәкилләре катнашты.
Ә кичен, Д.К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге опера һәм балет театрында, Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм концерты узды.
Чарада катнашучыларны Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников сәламләде. Шулай ук бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗать итте. Чыгыш барышында ул Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местниковны Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләде.