“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондында август аенда булып узган вакыйгаларга нәтиҗә ясыйбыз. Бу чыгарылышта без сезне шушы кызыклы вакыйгалар белән таныштырырбыз:
- “Ярдәм”дә Корбан гаете
- Сөләйман мәчете җирлегендә корбан чалу
- Казан шәһәре һәм Казан шәһәре янындагы авыл кешеләр “Ярдәм” мәчете химаясендә булган мохтаҗлар өчен корбан ите алып килде
- Ике меңнән артык кеше – мохтаҗлар, күпбалалы гаиләләр, лаеклы ялда булучылар, ятим балалар һәм авыру кешеләргә бәйрәм сые итеп Корбан ите өләшенде.
- Ярдәм мәчете шатырында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге өчен хәйрия мәҗлесе оештырылды.
- 30 августта – шәһәр көнен билгеләп үткән көннәрдә, Казан Ратушасында “Ярдәм” хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага “Казанның хөрмәтле гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.
- “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты буенча чираттагы курслар башланды. Алар РФ Президенты гранты исәбеннән финанслана торган курсларның соңгысы булып тора.
Видео:Ярдэм TВ – Yardem TV