Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 5 төбәгеннән җыелган «Ак калфак» татар хатын-кызлары вәкилләрен кабул итәргә биредә авыл-авыллары белән тулаем әзерләнгәннәр. Һәр тукталган җирдә кунакларны икмәк һәм чәк-чәк тотып, җырлап-биеп каршы алдылар.
Елына 5-6 тапкыр уза торган «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышларына һәр җирлектә бик төпләп әзерләнәләр. Уңдырышлы туфрагы, игенчелеге белән дан тоткан, кул эшләренә, җырга-моңга оста халкы белән горурланган Зәй районы кимен куймады гына түгел, алга таба милләт өчен янган ханымнарны җыячак район төбәкләргә иң югары планканы куйды.