5 августта VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче көне “Калеб” әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.
Татар милли музыкасын алга этәрүче, халыкара бәйгеләр лауреаты, танылган яшь композитор Эльмир Низамовның чыгышы иң көтелгәннәрдән булды.
Искиткеч киң тавыш диапазонлы җырчы Алинә Шәрибҗанова кичәнең тагын бер бизәге. Аның тавышы халык һәм эстрада җырларын гына түгел, ә джаз һәм опера арияләрен да күтәрә.