3-4 июньдә Ульяновски өлкәсе район үзәге булган Иске Кулатка авылында VII Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк.
Программада:
3 июнь
Көн дәвамында:
Делегацияләрнең килүе, урнашуы
15.00 – 19.00 Мәдәни-экскурсион программа
20.00 – 23.00 Кичке Сабантуй (Татарстан Республикасы мәдәният осталарының концерт программасы. Үзәк стадион)
4 июнь
Иске Кулаткы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында балалар Сабан туе
09.00 – 12.00 Төбәкара балалар Сабан туе. Мәктәпкәчә балалар өчен
Сабан туе мәйданы:
09.00 – 18.00 Күргәзмәләр, милли кунакханәләр, аш-су, азык-төлек ярминкәләре ачылуы һәм эше
11.00 – 12.30 VII Бөтенроссия авыл Сабан туеның ачылу тантанасы
12.30 -18.00
- мәдәни күңел ачу мәйданчыгында концерт
- милли уеннар һәм спорт ярышлары
- парасабантуй мәйданчыгы эше
- балалар мәйданчыгы эше
- Осталар шәһәрендә күргәзмә сату эше, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен тәкъдим итү
- Татарстан Республикасының инвестицион-күргәзмә мәйданчыгы
- авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе
- киномобиль эше
- ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы эше
12.30 – 15.30 Милли көрәш һәм ат чабышлары
12.30 – 17.00 Татарстан Республикасы концерт мәйданчыкларын ачу һәм эшләве
16.00 – 16.30 Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм 2017 елда VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе хуҗасы булачак Әләзән авылына Сабан туе эстафетасын тапшыру
18.00 Сабан туе ябыла. Катнашучыларның кайтып китүе