tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау тантанасы узды
VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау тантанасы узды

VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының йомгаклау тантанасы узды

9 – 11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә VII Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Бүген форумның йомгаклау өлеше узды. Чарада россиянең 18 регионыннан 45 журналист катнашты.

Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Бүгенге көндә сез – безгә таяныч һәм терәк булырдай аерым бер ресур, төбәкләрдәге татар тормышын тәэмин итә алырлык әйдәп баручылар. Һәрберегез – татар милли-мәдәни тормышны оештыручылар һәм Татарстанның бербөтенлеген ныгытучылар, – диде ул.

Шулай ук чарада «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Әминев Илшат Юныс улы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Садыйков Шамил Мөхәммәт улы, “Безнең Мирас” журналы баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон һәм башкалар катнашты.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков “Без бергә” системасы буенча эшләүләре турында хәбәр итте. Даими рәвештә финанс яктан эш алып барылуын ассызыклады һәм Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт белдерде.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев әлеге форум турында фикерен белдерде.

– Бу очрашуга скептик карашта идем, хәзер фикерем үзгәрде. Кешеләрнең бөтен җанын-тәнен биреп эшләгәннәрен күрдем, кайберәүләрне гаҗәпләнеп тыңладым, – диде ул.

2024 елны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы Шәхесләр елы дип игълан итте шуңа күрә форумның йомгаклау өлешендә Шәхесләр темасына берничә чыгышлар яңгырады.

Башкортстанның “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре докторы Фәтхетдинов Фаил Камил улы XV гасыр шагыйре Өмми Камал турында һәм аңа багышлап чыгарылган китабы турында сөйләде. Алга таба Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе баш мөхәррире Шәйхетдинова Энҗе Ади кызы Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Дөнья” студиясе һәм “Татарлар” гәҗите эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук «Милләт» кырымтатар телеканалының сәнгать, музыка һәм балалар программалары редакциясе баш мөхәррире Баталова Эльвина Риза кызы кырымтатар телендә чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*