tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде
VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

VIII Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

Бүген, 27нче март көнне, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III турының икенче көне узды. Иң элек егет-кызлар “Туган авылым” комплексында аш-су этабында осталыкларын күрсәтте. Катнашучылар Г. Тукай әдәби музеенда булып, музей заллары, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышты. Бәйгенең хөкемдарлары белән әңгәмә дә биредә узды. Яшь катнашучыларның белем һәм фикерләү сәләтен ачып бирүче сораулар яңгырады.

“Һәрдаим егет-кызлар белән аралаштык. Балалар үзләрен бик камил күрсәттеләр. Алар тыңлый да белә, кызыксынучан да. Катнашучыларны өчпочмак ясауда сынадык. Егетләр эчлеген әзерләсә, кызлар камыр басты. Шулай ук, егетләр чулпы эшләде, кызлар келәм чигү алымын өйрәнделәр. Бу этапта аларга Балтачтан һәм Арчадан килгән осталар ярдәм итте. Туган яклары тарихын, җиде буын шәҗәрәләрен белүне дә тикшердек”, – диде Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раес кызы Идрисова.

Һәр катнашучыга шәхсән киңәшләрен биреп, хуплау сүзләре дә җиткерде Кадрия ханым. Бу исә, яшьләрне яңа җиңүләргә канатландырып, этәргеч булып тора.

Нәтиҗәдә, VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең җиңүчеләре булып түбәндәге катнашучылар табылды:

3нче урын:

Искәндәр Гобәйдуллин  (ТР, Буа районы)

Ильвина Камалиева (Оренбург өлкәсе)

2нче урын:

Идел Акмалов (Башкортстан)

Хәмидә Касыймова (Удмуртия)

1нче урын:

Ильяс Фәхретдинов (ТР, Балтач районы)

Адилә Гарипова (ТР, Яр Чаллы шәһәре)

Гран-при:

Ильзат Хуҗин (ТР, Саба районы)

Эльнара Халиуллина (ТР, Чистай районы)

Гран-при ияләренә сәгать, алтын җепләр белән чигелгән түбәтәй һәм калфак, ташлы көмеш алка, бизәкле күннән эшләнгән сумка тапшырылды. Лауреатлар ташлы көмеш алкалар һәм калфаклар белән бүләкләнде. Бәйгенең дипломантлары Оренбург шәле, калфак, милли бизәкле баш киеме, сәгать һәм дипломнарга ия булды.

Афәрин, егет-кызларга алда да җиңүләр телибез! Тормышлары да үзләре кебек якты булсын!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*