tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары теркәлү уза башлады
VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары теркәлү уза башлады

VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары теркәлү уза башлады

Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы башланып китте. Форум делегатлары килеп, теркәлү уза башлады. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында теркиләр.

Форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашачак. Өч көн дәвамында форум делегатлары кызыклы программа буенча эшләячәкләр.

Татарстан республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу, «Шаян ТВ»га, Татмедиа агетлыгына барып остаханәләр уздыру, Арча районында танылган шәхесләр эзләре буйлап сәяхәт кылу каралган. Биредә “Хәбәр” Бөтенросия конкурсының нәтиҗәләре дә игълан ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*