tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды
VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды

VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды

Бүген, 17 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумына йомгак ясалды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды. Йомгаклау утырышында Татарстан республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Форумда катнашулары өчен барлык журналистларга да рәхмәт сүзләре җиткерде. «Без сезне хисап өчен генә җыймыйбыз, ә татар милләте буларак татар кешеләре белән очрашу өчен җыелабыз. Бергәләп хәрәкәт иткәндә без көчле», – диде ул. «Беренче көнне без, төркемнәргә бүленеп, «Шаян ТВ» телеканалына, «Болгар» радиосына һәм «Татмедиа»га бардык. Анда мастер класслар уздык. Икенче көнне, Арча районына барып Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камалның туган җирен, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясен, Арча педагогика көллиятен һәм «Әлифба» музеен күреп кайттык», – диде Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи. Шулай ук ул соңгы ике елда газеталар белән эшләү активлашуын билгеләде. Аеруча актив газеталар арасында: Ульяновск өлкәсенең «Өмет», Удмуртиянең «Яңарыш», Киров өлкәсенең «Дуслык», Марий Элның «Якташлар» газетасы. «Киләсе елдан без бергәләшеп эшли башлыйбыз. «Татарлар – без бергә» газетасын чыгарачакбыз һәм сездән дә язмалар көтәбез. Ул Россиядә чыгучы бөтен татар газеталарының кушымтасы булып торачак», – дип өстәде Гөлназ Шәйхи.
Россиянең 20 төбәгеннән килгән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар да үзләренең теләкләрен, фикерләрен белдерделәр. «Һәрбер очрашу вакытында без яңалык алабыз. Бу юлы ул ясалма фәһем белән бәйле иде», – диде журналистлар һәм киләсе елларда басма матбугат, социаль челтәрләргә кагылышлы һәм татарлар аз яшәгән районнарга сәяхәтләр оештырырга сорадылар. Журналистлар алдында Рамис Латыйпов һәм Гөлшат Сафина кызыклы темаларга чыгыш ясадылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*