14нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында VIII “Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесенең гала-концерты булып узды. Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казан шәһәре буенча барлыгы 406 бала катнашты. Аларның 29ы сайлап алынып, шулар арасыннан финал этабына 16 бала — 8 кыз һәм 8 малай үтте. Бәйге 6-7 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Бәйгенең финалга әзерлек этабы 7-8нче апрель көннәрендә узды. Катнашучылар берничә юнәлештә көч сынашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтте.
Гала-концертның алып баручылары — Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы Зәлия Зиннурова. Гала-концерт үз эченә йомгаклау этабы биремнәрен алган иде. Аларның һәрберсен казыйлар бәяләде. Бәйгенең казыйлары: Кадрия Идрисова — Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе, Рәхимә Арсланова — «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Булат Ибраһимов — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Энҗе Габдуллина — «Ялкын» журналының баш мөхәррире, Алсу Биктова – Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, Гөлнара Хәйдәрова — «Салават күпере» журналының баш мөхәррире.
Беренче эш итеп, визитка өлешендә, балалар үзләре белән таныштырды. Гаиләләре, нәсел шәҗәрәләре турында да мәгълүмат бирде. Икенче этап — иҗади номер башкару. Берәүләр җырласа, икенчеләре нәфис сүз сөйләде, бию осталыгын күрсәтте. Киләсе этап — егетләр стройда йөрү әзерлеген, кулдан егерме тапкыр күтәрелү осталыгын жюрига тәкъдим итте. Кызлар исә тәмле кабымлыклар ясап, күчтәнәч итеп егетләргә бирделәр. Биремнәр Бөек Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан махсус уйланылган.
Һәрбер балага Бөтендөнья татар конгрессыннан тиз йөрешле велосипед тапшырылды. Шулай ук, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Алсу Биктова, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова, конгрессның Казан бүлекчәсе башлыгы Фәрит Мифтахов, шагыйрь Булат Ибраһимов та балаларны котлап, бүләкләр әзерләгән иде.
Нәтиҗәдә, VIII «Татар кызчыгы, татар малае – 2025» бәйгесенең җиңүчеләре — беренче урын ияләре — Идел буе районының егерме бишенче номерлы балалар бакчасыннан Гыйләҗев Кәрим һәм Киров районының сиксән беренче номерлы балалар бакчасыннан Хәсәнова Зөһрә. Афәрин, балалар! Алга таба да җиңүләр насыйп булсын!