79 яшьлек Ольга Барышникова “В контакте” социаль челтәрен татар теленең урта диалекты булып саналган нагайбак теленә тәрҗемә итү эшенә алынган.
Моңа кадәр Ольга апай нагайбакча-русча сүзлек әзерләп бастырган иде, хәзер авылдашлары соравы буенча интернетта да нагайбак телен үстерү эшенә алынган.
Билгеле булганча, дөньяда 9 мең тирәсе үзен нагайбак дип атаган кеше яши. Күпчелеге – Чиләбе өлкәсендә.