Күренекле опера җырчысы, Башкортстанда туып-үскән Илдар Абдразаковка музыка сәнгатен үстерүгә зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Россиянең Халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган.
Илдар Абдразаков – Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
Чыганак: bashinform.ru