tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Владивосток шәһәрендә Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 9 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров җитәклегендәге делегация эш сәфәре белән Владивосток шәһәренә килде. Биредә шәһәр Администрациясе бинасында агымдагы елның 4 июлендә Владивосток шәһәрендә узачак Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үткәрелде.

Очрашуда Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәт аппараты җитәкчесесе Маликова Диләрә Мансур кызы, Владивосток шәһәре вице-мэры Стегний Дарья Владимировна, Приморье крае “Туган ил” Төбәк татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Садретдинов Нуретдин Хәлафетдин улы, Приморье крае “Көрәш” федерациясе Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Вәлитов Эльмир Илдар улы, мэрия вәкилләре һ.б. катнашты.

Утырыштан соң делегация милли бәйрәмебез узачак мәйдан белән танышты. Сабантуй Владивосток шәһәренең Цесаревич яр буенда узачак дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*