Бүген, 4 июль көнне, Владивостокта Луганск Халык Республикасына тапшырылачак истәлекле капсулага туфрак салу тантанасы узды.
Туфрак Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинның тормышы һәм батырлыгы белән тыгыз бәйләнгән Владивосток районнарының берсеннән алынган. Нәкъ менә шушы шәһәр Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән каһарманның биографиясендә мөһим урын алып тора. Җир салынган капсула ЛНР территориясендәге музейга тапшырылачак.
Тантанада мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Приморье крае Губернаторы Аппараты һәм Приморье крае Хөкүмәте җитәкчесе Диләрә Маликова бар иде. Катнашучылар геройларның истәлеген саклау һәм буыннарны берләштерү өчен мондый чараларның әһәмиятен ассызыкладылар.