Cентябрь башында Волгоград 425 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чараларында шәһәрдә яшәүче күп санлы татарлар да яратып катнаштылар.
Волгоградның барлык 8 районы да ныклап әзерләнгәннәр иде, шуңа күрә шәһәр халкы мондый бәйрәмне күптән күргән юк иде дип бәяләде.
Башка халык вәкилләре белән беррәттән татарлар бәйрәм итүчеләрне милли ризыклар белән сыйладылар: чәкчәк, пәрәмәчләр, бәлешләр…
С.Халитова, Волгоград