Камышлы районының Иске Ярмәк авылында күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә 1961 елда сигезенче бала туа. Мулла ир балага Малик дип исем куша. Мәрдегалим абый белән Факия апа гына түгел, апа-абыйлары да чираттагы баланы үстерүгә өлеш кертәләр. Тора-бара туган тагын ике баланы санаганда, Мөхәммәтҗановларның ун баласы да Сок елгасы буенда болында тәгәрәшеп үсәләр – әниләренә булышалар, су коеналар, балык тоталар, чабышып йөриләр, шуңа күрә, мәктәптә укый башлагач, спортка тартылалар.
Малик, башка предметлардан уртача гына укыса да, спорт сөючән булып үсә. “Зарница” уеннарында аны һәрвакыт командир итеп билгелиләр һәм ул сынатмый, аның командасы гел алдынгы урыннарны яулап килә иде. Мәктәпне тәмамлагач, Маликны армиягә алалар. Ул Польшада хезмәт итә, ә авылга кайткач, аны мәктәпкә башлангыч хәрби әзерлек НВП укытучысы итеп эшкә алалар. Заманасына карата, ул укыткан дәресләрнең исеме үзгәрсә дә, эчтәлеге шул ук кала – ОБЖ, ОБЗР дип аталсалар да, егетләргә-кызларга физик әзерлек бирә, туган илебезне дошманнан якларга өйрәтә. Тугызынчы сыйныф укучыларын военкомат аркылы Камышлыга алып килеп, армиягә әзерләвен тәрәзәдән күзәтә идем. Кунакханәдә урнашкан балалар, иртүк торып солдат формаларын кияләр дә сафларга тезелеп, төз атлап, өйрәнү урынына китәләр…
2015 елда 4 сыйныф укучыларыннан торган “десантник”лар командасы башта Камышлыда, аннан Серноводскида, соңыннан Самарада үткән өлкә ярышларында 1 урынны яулыйлар. Командага приз итеп бирелгән юллама буенча Белоруссиягә сәяхәткә барып кайталар.
— 2019 елдан бирле, өч тапкыр Куйбышев мәйданында үткән Хәтер парадында катнаштык. Шулай ук 10 сыйныф укучылары белән Камышлы мәктәбе һәм Рощинский полигонында оештырылып килүче биш көнлек “Полевые сборы” хәрби күнегүләрендә осталыгыбзны чарладык, ел саен уздырылып килүче “Зарница” уеннарында һәм Олимпиадаларда да беренчелекне беркемгә дә бирмибез, — дип сөйли Малик Мәрдегалимович.
Ул шәхсән үзе дә конкурслардан калмый: 2020 елгы “Укытучы елы” конкурсында призлы урынга чыга, шул ук елны Бөтенроссия “Укытучы елы” конкурсында ОБЖ укытучысы конкурсында беренче урын алуга ирешә Гомумән, аның Мактау кәгазьләре, грамоталары, медальләре шактый күп. Губернатор да аны МХОга ярдәм итүе өчен медаль һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.
Әйе, илебез сугыш мохитында яши. Күпме егетләребез сугыш кырларында илебез мәнфәгатьләре өчен сугыш алып баралар. Ә тылдагы халык аларга ярдәм итәргә тырыша. Авылдашлар солдатларга окоп шәмнәре коялар, танкларны һәм артиллерия коралларын маскировкалау өчен хатыннарыбыз ятмә үрәләр, шифалы чәй өчен үлән җыялар, коры душ ясыйлар, акча җыеп, фронтка кирәк булган әйберләрне җыеп җибәрәләр. Солдатларыбыз нәрсә сорый, нәкъ шул әйберне табып, фронтка җибәрәләр.
Малик Мәрдегалим улы сигез тапкыр фронт сызыгын үтеп чыккан инде. Солдатларыбыз сагынып, кочаклап каршы алалар аны. Ике атна да утми, Малик абый тагын кайчан киләсең инде, дип шалтырата башлыйлар үзенә. Әйе, Малик абыйлары алар өчен ялкынсыз утта януын беләләр алар һәм тиздән тагын кирәк- яракларын төяп килеп җитәчәгенә ышаналар. Камышлы районы волонтерлары госпитальләргә дә күп ярдәм итәләр. Акча да, җылы кием дә, чәк-чәк, бауырсак кебек тәмнәшкәләр дә кирәк егетләргә. Ярмәктә сугыш кыры белән элемтә булуын ишеткән күрше авыл кешеләре дә посылкаларын Малик Мәрдегалимовичка китереп бирәләр. Аларның да балалары, туганнары сугышта бит. Әйе, авыл халкы бердәм һәм ярдәмле. Фронттагы егетләребезгә ярдәм кулы сузган якташларыбызның барысына да чиксез рәхмәт солдатларыбыздан.
Күптән түгел генә СВОга ярдәм илтүчеләр бик каты авариягә эләгеп, машиналары җимерелеп, тәмам яраксыз хәлгә килгән иде. Волонтер Малик, халыкка мөрәҗәгать итеп, акча жыюларын сорала. Искиткеч хәл! Бу турыда ишеткән һәр кеше дә ярдәм кулын сузып, кыска вакыт эчендә миллоннан артык акча җыела, машина сатып алына, һәм инде менә Илнар Сәгыйров белән Малик Мәрдегалимович тагын юлга җыеналар. 29 декабрьдә алар сугыш линиясенә гуманитар ярдәм илтергә китәчәкләр. Сау-сәламәт барып житеп, бүләкләребезне тапшырырга язсын иде бер Аллам. Бетсен иде, туктасын иде инде бу рәхимсез сугышлар, Киткән солдатларыбыз туган якларына сау- сәламәт булып кайтып керсеннәр иде. Амин!
Чыганак: samtatnews.ru