Шушы көннәрдә Воткинск шәһәре мәчете манарасында бик яхшы итеп төрелгән төргәк табылды.
Анда ХХ гасырның 50-60нчы елларына караган һәм шул вакытта яшәгән мөселманнарның тормышын яктырткан тарихи кулъязмалар сакланган. Алар буенча күп кенә кызыклы фактларны белергә була. Мәсәлән, ул елларда бер кешедән мәчет фондына бирелә торган ярдәм уртача 1 сумны тәшкил иткән (безнең акчаларга әйләндергәндә 240-360 сум).
1927 елда бетерелгән булса да, бөтен документларның да гарәп графикасына нигезләнеп язылуы кызыклы. Шулай ук кулъязмалар буенча кайсы шәһәрдә кемнең дини лидер булуын да белеп була. Мәсәлән, Воткинскида ул елларда имам вазифасын Каһир Хәбиров дигән кеше үтәгән. Тагын бер кызыклы факт, ул елларда мөселманнарның халыкара сәясәткә үз карашлары булган. Ул турыда “Дөньяда тынычлыкны саклау буенча мөселманнарның һәм мөфтиятнең мөрәҗәгат”ен укып белеп була. Анда шундый сүзләр бар: “Мин, минем мәхәлләм һәм барлык мөселманнар Советлар Союзы алып барган тыныч сәясәтне бертавыштан хуплыйбыз һәм башка халыкларның да дус-тату яшәүләрен телибез”.
Ул чорда илдә атеистик карашлар хөкем сөргәнлектән, имам һәр уздырылган дини чаралар, керемнәр турында хакимият алдында хисап тоткан. 1951 елда уздырылган дини чара турындагы белешмә дә сакланып калган. Ул елда исем кушу мәҗлесе – 47, никах мәҗлесе 23 тапкыр уздырылган, 13 кеше җирләнгән (Чагыштыру өчен, 2017 елда 10 — исем кушу һәм 3 никах мәҗлесе уздырылган, 47 кеше җирләнгән). Мөселманнар Диния нәзарәте фондына (Уфа шәһәре) 850 сум акча күчерелгән (безнең акчаларга әйләндергәндә якынча 100 000 сум).
1945 елда Воткинск шәһәре мәчете милке исәпкә алынган. Ул чорда иман йорты исәбендә палас, тимер мич, келәм булган. Кулъязмалар арасында башкарма орган һәм ревизия комиссиясе исемлеге, шул елларда язылган хатлар да сакланган. Әлеге тарихи документлар бик кадерле ядкарь.
Айрат Газимҗанов, Воткинск шәһәре.