tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вячеслав Федорищев Самара өлкәсе губернаторы вазифасына кереште
Вячеслав Федорищев Самара өлкәсе губернаторы вазифасына кереште

Вячеслав Федорищев Самара өлкәсе губернаторы вазифасына кереште

Бүген, 13 сентябрь, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевның инаугурация тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Өч көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Вячеслав Федорищев сайлаучыларның 1 045 504 тавышын алды, бу 79,56% тәшкил итә. Бүген ул халыкка, РФ Конституциясенә, Самара өлкәсе уставына һәм законнарына тугрылыклы булырга ант итте, шулай ук сайлауларга килгән сайлаучыларга рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*