tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды
Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды

Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды

Бүген Казанның Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен дәвам итте. Форумда илебезнең 68 төбәгеннән һәм дөньяның 27 иленнән барлыгы 335 делегат катнаша.

Иртәнге сессиядә эш алты юнәлеш буенча алып барылды: Заманча мәдәният, медиа, цифрлаштыру, тарих, бизнес, мәгариф һәм тәрбия. Секцияләрдә катнашучылар үз өлкәләре буенча фикер алышты, проектлар тәкъдим итте, милли үсеш юлларын барлады.

Көннең икенче яртысында форумның төп вакыйгасы — пленар утырыш узды. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Райнур Рәүф улы Хәсәнов алып барды.

— Иң элек оештыру комитеты исеменнән барыгызны да кайнар сәламлим. Казанга килеп җитүегез, вакыт табып катнашуыгыз өчен рәхмәт. Быел IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы — зур тарихи чаралар рәтендә уза. Ул “Милләт җыены” кысаларында үткәрелә, һәм бу — безнең өчен җаваплы да, зур дәрәҗә дә. Биредә җыелган 335 делегат милләтебезнең киләчәге турында уйлый, — дип мөрәҗәгать итте делегатларга Райнур Хәсәнов.

Алга таба катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде. Ул үз чыгышында яшьләрне милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге дип атады, һәм аларның татар халкының телен, мәдәниятен, тарихын саклап калуда һәм үстерүдә мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Шулай ук делегатларны Татарстан Рәисе ярдәмчесе ― Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры
урынбасары  Айгөл Сабирова сәламләде.

Пленар утырыш кысаларында Форумның эш органнары билгеләнде. Делегатлар мандат, секретариат, хисап һәм редакция комиссияләренә вәкилләр сайладылар. Шулай ук форумның Совет әгъзалары сайланды. Устав нигезендә 50 әгъзадан торган совет Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп бертавыштан Райнур Хәсәновны сайланды. Аның урынбасарлары итеп Тимерхан Шәйхетдинов, Алинә Сабитова һәм Айдар Шәйхи билгеләнде.

Данис Шакиров яңа рәисне сайлануы белән котлады һәм алдагы эшендә уңышлар теләде.

Чара азагында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*