tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының йомгаклау утырышы узды
XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының йомгаклау утырышы узды

XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының йомгаклау утырышы узды

Бүген Биектауда XI Бөтенроссия тарих-туган якны өйрәнүчеләр форумының “Евразия киңлегендә татарлар: тарих һәм хәзерге заман. Төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләре” дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясенең йомгаклау утырышы узды. Форум кысаларында татар халкының Евразия киңлекләрендәге тарихи эзләре, милли мәдәниятне өйрәнү һәм төбәк тарихын саклау мәсьәләләре тикшерелде.

Йомгаклау чарасында оештыру комитеты вәкилләре, секция һәм делегация башлыклары чыгыш ясады. Алга таба фәнни-тикшеренү хәрәкәтенең иң актив вәкилләре бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*