Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының 3 нче көне башланды.
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.