XIII Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены делегатлары Апаста Л.Ф. Зәйнуллина теплица хуҗалыгында булдылар.
Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 6,5 гектар, шуның 3,2 гектарын теплицалар алып тора, хуҗалык заманча агрономия технологияләрен нәтиҗәле файдалану үрнәге буларак бәяләнә. Хуҗалык җитәкчесе Лилия Зәйнуллина делегатлар өчен экскурсия үткәрде, чәчәкләр үстерү процессы, алар өчен кирәкле шартлар, шулай ук югары уңыш күрсәткечләренә ирешү ысуллары турында сөйләде.