18 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган пресс-конференция узды.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров ачып җибәрде.
“Елдан-ел катнашучыларның саны арта бара. Россиядә 4200 татар авылы бар. Быел без әлеге форумга кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре белән 900 кеше җыябыз. Катнашучыларның Россия Федерациясенең 46 регионыннан килүләре көтелә. Иң зур делегация, ут күршеләребез, Башкортстан Республикасыннан. Красноярск, Әстерхан, Ростов — форумга килүче иң ерак төбәкләр.
Җыен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәер-фатыйхасы белән уза. Пленар утырышта аның катнашуы көтелә”, -диде Данис Фәнис улы үз чыгышында.
Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, Татарстанның Апас һәм Тәтеш районнарына сәфәр һәм мәдәни программа каралган.
26 февраль, җыенның ачылу тантанасыннан соң, дискуссион мәйданчыкларда түбәндәге темалар буенча фикер алышулар көтелә:
- Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре.
- Милли продукция җитештерүчеләрнең үзара кооперация мәсьәләләләре.
- Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр.
- Игенчелек һәм бакчачылык: үсеш юллары.
27 февраль көнне җыенда катнашучылар, Апас һәм Тәтеш муниципаль районнарында, җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары, агросәнәгать комплексларындагы казанышлар, инновацион технологияләр, инфраструктураны үстерүдә алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышачаклар.
28 февраль көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексындагы пленар утырыш алдыннан, РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә дә оештырылачак.
Пресс-конференциядә, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы да чыгыш ясады.
“10 ел элек шәхси хуҗалыклар, фермерлык хуҗалыклары илдәге азыкның 52 процентын җитештерәләр иде. Быел, күрсәткечләр буенча, Россиядә дә, Татарстанда да, 42 процентын. Бу фермерларның саны кимү, авылларның картаюы турында сөйли. Мондый шартларда нишләргә, дигән сорау белән унөченче ел җыелышабыз. Катлаулы чорларда иң отышлы бизнес ул гаилә бизнесы, нәсел бизнесы. Форум алдыннан үзенчәлекле эш эшләдек. 6-7 төбәккә чыгып татар фермерларын җыйдык. Татар авылларына да барып тәҗрибәләр өйрәнеп кайттык. Күп төбәкләрдә, өч буын кооперациясе барлыкка килә башлады. Әти-әниләрен алыштырып, укып бетереп, яңа буын килә. Әлеге яшьләрне дә форумга чакырдык. Сез аларны күрерсез. Мәсәлән, Оренбургтан Әпсәләмовлар, Лениногорскидан Фәрит Нәбиуллин, Мөслимнән Ирек Хамадишин нәселләре. Мордовиядә Баймашевалар нәселе бар. Алар көнбагыш эшкәртеп, 17 илгә тараталар. Эшләрен шулай ук уллары дәвам итә. Алар авыл бетә, эш юк, яшьләр калмый, дип сөйләшми. Бу тәҗрибәне шулай ук өйрәнү каралган”, – диде Фәрит Яскәр улы.