Кичә, 26 февраль, Казанда XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Бүген делегатлар Татарстан Республикасының Апас һәм Тәтеш муниципаль районына сәфәр кылачаклар.
Биредә алар җирле эшмәкәрләрнең хуҗалыклары, агросәнәгать комплексларындагы казанышлар, инновацион технологияләр, инфраструктураны үстерүдә алып барылган эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Әлеге сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.