tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды
XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештыра. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы уза.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

-Җыенда Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан барлыгы 900 татар эшмәкәре катнаша. Иң өлкән делегатыбыз – Башкортстан Республикасыннан 84 яшьлек Рәфкать Әхмәт улы Фәйзуллин, иң яше – 18 яшьлек Самара өлкәсе вәкиле Региль Ренат улы Искәндәров, – дип билгеләп узды ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*