Бүген Татарстан Республикасы Сарман һәм Тукай муниципаль районнарында XIVнче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерләнү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы эш сәфәрләрендә.
Белешмә: 29-31 март көннәрендә Казанда XIVнче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырыла. Чарага төрле төбәкләрдән 900гә якын вәкил килүе көтелә. Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булачак.

