tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды
XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә журналистларны форум программасы һәм аның кысаларында уздырылачак чаралар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев таныштырды.

– XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр территориядән, ягъни илебезнең 77 төбәгеннән 1000 татар дин әһеле катнашачак. Форумның географиясе елдан-ел киңәя бара. Бүгенге көндә ул татар дөньясында илебезнең төрле төбәкләреннән дин әһелләрен туплый торган бердән-бер мәйдан булып тора, – диде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

– Иң зур делегация Башкортстан республикасыннан – барлыгы 112 кеше. Бу табигый, чөнки Башкортстан – миллионнан артык милләттәшебез яшәгән төбәк булып тора. Иң өлкән делегатыбыз – Марий Эл республикасыннан Даниял хәзрәт Фәйзрахманов. Ул 1937 елгы. Иң яшь делегатыбыз – Удмуртия республикасыннан Алмаз хәзрәт Абдуллин. Ул 2003 елгы, – дип ассызыклады Марс Тукаев.

Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән. 17 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә делегатлар “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсе белән танышачаклар. 8 май көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Шулай ук әлеге көнне дин әһелләре төркемнәргә бүленеп 3 дискуссион мәйданчыкта эшлиячәкләр.

Буыннары белән дин өлкәсендә хезмәт икән шактый гаиләләр бар. Бүгенге көндә аларның өченче-дүртенче буыннары имам булып хезмәт итә. Әлеге үрнәк гаиләләр форум кысаларында күрсәтеләчәк. Соңрак делегатлар “Казан” агросәнәгать паркында “Russia Halal Expo 2024” күргәзмәсен карый алачак. 19 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*