tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды
XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 22 май көнне, XV Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

2025 елда XV Бөтенроссия авыл Сабан туе 27-28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында узачак.

Традиция буенча Сабантуй кысаларында спорт ярышлары, ат чабышлары һәм билбау көрәше узачак. Җиңүчеләргә төп приз буларак автомобиль бирелер дип планлаштырыла. Традицион милли спорт һәм күңел ачу программасыннан тыш, төрле төбәкләрне тәкъдим итү, халык кәсепләре, һөнәрчелек әйберләре, җирле җитештерүчеләрнең сувенир һәм башка продукциясе, шулай ук азык-төлек продуктлары ярминкәсен оештыру планлаштырыла.

Көн тәртибендә бәйрәмгә әзерлекнең төп моментларына кагылышлы мәсьәләләр  турында фикер алышу узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*