tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 11 июнь, XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Милли бәйрәм 2025 елда Киров өлкәсендә узачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов, Малмыж районы, Нократ Аланы районы, Кукмара районы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Көн тәртибендә бәйрәмгә әзерлекнең төп моментларына кагылышлы сораулар торды: мәйданчык сайлау, делегацияләрне урнаштыру, спорт һәм мәдәни чаралар оештыру һәм башкалар.

Бәйрәмне оештыруда Татарстан Республикасы ягыннан Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кукмара районы катнашачак. Баш батырга Татарстан Республикасы Рәисе бүләге – автомобиль.

Быел XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе Пермь краеның Барда авылында 14-15 июньдә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*