tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

XV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 30 гыйнвар көнне, XV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров үткәрде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Киров өлкәсенең туризмны үстерү үзәге һәм Киров шәһәренең 650 еллыгын оештыру дирекциясе директоры Алексей Чепцов, Нократ Аланы районы башлыгы Виктория Пелевина, Нократ Аланы шәһәре башлыгы Валерий Машкин катнашты.

2025 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе 27-28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында узачак. Утырышта катнашучылар бәйрәмнең төп аспектлары турында фикер алыштылар, Сабантуй кунаклары өчен уңайлы шартлар тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Алар барлык оештыручыларның бердәм эшләве һәм җирле халыкның актив ярдәме бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаналар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*