tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Ватанны сөю – иманнан» дигән фикер алышу мәйданчыгы эшләде
XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Ватанны сөю – иманнан» дигән фикер алышу мәйданчыгы эшләде

XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Ватанны сөю – иманнан» дигән фикер алышу мәйданчыгы эшләде

XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының «Ватанны сөю – иманнан» дигән фикер алышу мәйданчыгында Ватанны саклауда дин әһелләре нинди роль уйный дигән сорауга җавап табу максатыннан мәртәбәле спикерлар чыгышын тыңларга кунакларыбыз җыелды. Президиумда – Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе- Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Башкортостан Республикасы Уфа шәһәре Раббани мәчетенең имам-хатыйбы- Мөхәммәд хәзрәт Галләмов, һава десант гаскәрләре (ВДВ) Имам-ахуны Ульян  – Али хәзрәт Шамшетдинов иде.

Мәйданчыкның модераторы булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе – Зиннәтуллин Разил Ринат улы чыгыш ясады.

Билгеле булганча, Россия һәм Татарстанда 2025 ел Ватанны Саклаучылар елы Һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан Бөек җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы дип расланды.

Көнчыгыш хәрби округында хәрбиләр белән рухи мәгърифәтчелек эшчәнлеген хәрбиләр арасында алып бару буенча Көнчыгыш хәрби округы һәм Тын океан флоты белән эшләү буенча Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Сирень хәзрәт Гарифуллин үзенең чыгышында Россия герое, полковник Рөстәм Сайфуллинның, ике аяксыз калган килеш тә, беренче көннән алып бүгенгәчә махсус хәрби операция зонасында булуын искәртеп «Безнең милләттәшләр арасында яралы килеш тә Ватанына тугры калган көчле рухлы кешеләр булуы сөендерә, Әлхәмдүлиллаһ! Бу һәркайсыбызга зур үрнәк,» – диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*