tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында «Бизнес берләштерә» проекты узды
XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында «Бизнес берләштерә» проекты узды

XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында «Бизнес берләштерә» проекты узды

XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел яңа форматта үтә. Бүген  “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында эшмәкәрләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү тәкъдим ителде. Әлеге алым делегатларга үзара ныграк танышырга, уртак проблемаларны чишәргә ярдәм итә.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары белән аралашты, бизнесменнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ул эшмәкәрләргә татар милләтен үстерүгә  көч куйган өчен рәхмәтен белдерде.

– Барыннан да элек, эшмәкәрләрнең төп максаты – телебезне һәм халкыбызны үстерүгә үз эшчәнлекләреннән өлеш кертү ,- дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Программаның беренче өлешендә форумда катнашучылар белән интерактив танышу булды. Татарстан эшмәкәрләре  бер-берсенә үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, мәгълүмат, эш тәҗрибәсе һәм визиткалар белән уртаклаштылар.

Ә икенче өлештә, «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында, бизнес-кейслар чиштеләр. Әлеге чара бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. Бизнес-кейсларда тәкъдим ителгән темалар буенча эшмәкәрләр берничә төркемнәргә бүленеп, кызыксындырган сорауларга җавапны  бергәләп  эзләделәр.

Форумда катнашучы эшмәкәрләр быелгы форматның үзләренә бик отышлы булуын билгеләп үттеләр.

-Бу формат безгә бер-беребезне аңларга ярдәм итә, биредә яңа танышулар табу мөмкинлеге зур. Шулай ук форум яшьләргә яңа тәҗрибә тупларга да файдалы. Киләсе елда биредә эшмәкәрләргә аралашу өчен кызыклы алымнар оештырылыр диеп өметләнәбез, – диде Төмән өлкәсе эшмәкәре Ринат Насыйров.

«Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишүдә шулай ук Татарстан Республикасының төрле районнарыннан хакимият вәкилләре катнаша. Алар үзләрендәге сәнәгать парклары өчен чит илдә һәм Россия Федерациясендә яшәүче эшмәкәрләрне уртак бизнеска җәлеп итәргә тырышалар.

Әлеге чараның ахырында эшмәкәрләр үзләренең төркеменнән лидерларны сайлап алдылар. Лидерлар, үз чиратында, төркемнәрдә күтәрелгән мәсьәләләр турындагы фикерләрне чыгышларында яктырттылар.

-Безне барыбызны да бер милләт берләштерә. Һәрбер татар кешесе үзенең халкы өчен сыйфатлы эш башкарса,безнең милләт тә югалмаячак. Шуның өчен без ел саен чит илләр һәм Россиянең регионнары белән берлектә форумнар оештырырга тырышабыз. Әлеге проектларыбыз һәрвакыт уңышлы булсын иде,- диде Васил Шәйхразыев.

Ул әлеге эш тәҗрибәсе киләсе елларда тирәнтен өйрәнелеп, уңай алымнар кулланып, дәвамлы эш алып барырга ярдәм итәр дип белдерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*