5-6 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә 2024 елгы Федераль Сабантуйны билгеләп үтәләр. Бәйрәм программасын ат спорты ярышлары ачты, анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнаша. Ат чабышлары традицион рәвештә бәйрәмнең иң тамашалы өлешләренең берсе булып тора.
Ат чабышы спортында ике яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнаша. Спорт бәйрәменең гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә.