tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутиядә XXV Федераль Сабан туе башланды
Якутиядә XXV Федераль Сабан туе башланды

Якутиядә XXV Федераль Сабан туе башланды

Бүген, 14 июньдә, Якутиядә XXV Федераль Сабантуйны билгеләп үтәләр. Тантананың төп мәйданчыкларының берсе — Комсомол мәйданы. Биредә төрле төбәкләрнең бәйрәмчә бизәлгән ишегаллары һәм халык сәнгать кәсепләре күргәзмәләре ачылды.

Сабантуйда татар утарын Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы тәкъдим итә. Мәйданда шулай ук халык сәнгате эшләнмәләре ярминкәсе оештырылган. Биредә осталар кулдан ясалган, гамәли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрендә булдырылган эшләнмәләрне тәкъдим итәләр.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Алар утар экспозицияләре белән таныштылар, ярминкәдә катнашучылар белән аралаштылар.

Тиздән бәйрәм тантаналы рәвештә ачылачак, шул исәптән милли спорт ярышлары, көрәш, мас-рестлинг һәм башка традицион уеннар да башланып китәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*