tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташлар, туганнар очрашты
Якташлар, туганнар очрашты

Якташлар, туганнар очрашты

Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районы Киндерле авылы халкы тарихи Ватаннарыннан килгән милләттәшләре белән очрашты. Бу очрашуны туганнар, авылдашлар, якташлар очрашуы дип тә әйтергә була. Киндерле авылы кешеләренең күбесенең нәсел тамырлары Татарстанның Кайбыч районы авылларына барып тоташа. Узган гасыр башында кайбычлыларның Себер ягына күченүе берничә этапта узган. Кемдер Столыпин реформасы вакытында киткән, кемдер бәхет эзләп кузгалган, ә кемнедер бу ерак сәфәргә чыгарга ачлык, юклык мәҗбүр иткән. Кызганыч, кайбер нәселләрдә инде туганлык җепләре өзелгән. Кайбычтан зур делегация килүнең бер максаты – шушы нәсел җепләрен барлау да иде. Очрашу Киндерле авылы клубында узды. Кайбычлылар туган яклары, аның кешеләре, уңышларын яктырткан видео күрсәттеләр, Киндерле халкына тарихи Ватаннарыннан алып килгән сәламнәрне җиткерделәр. Очрашу гаҗәеп ихлас, җылы атмосферада узды. Күз яшьләре дә булды. Очрашуда “Төмән өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Насыйров та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*