Иҗат – бернинди чикләүләр белми. Вакыт азлыгына да, эш күплегенә дә карамыйча, күңелдә бөреләнгән шигырьләр дәфтәр битләренә төшә дә төшә. Балалар бакчасында хезмәт итеп, гомерен сабыйларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган үзешчән шагыйрә Гүзәлия Галләмованың күңел хәзинәсе дә әнә шундый мул, тирән һәм үзенчәлекле. Бүгенге көндә ул инде дүрт китап авторы, Әлмәт язучылар оешмасы каршысында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.
Шушы көннәрдә генә Габдрахман авылының мәдәният йортында (Татарстан, Әлмәт районы) булып узган иҗат кичәсе моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады. Педагог – шагыйрәнең шигырьләрен яратучылар Габдрахманнан гына түгел, тирә- күрше авыллардан да җыелганнар иде. Чараны ачып авыл җирлеге башлыгы урынбасары Равил Мотаһиров Габдрахман авылында иҗатны, хезмәтне, гаиләне һәм иҗтимагый эшчәнлекне бертигез дәрәҗәдә күркәм итеп алып бара алучы талантлы, тырыш ,актив шәхесләр булуына бик шатлануын белдерде. “Гүзәлия Галләмова шушы матур үрнәкнең өлгесе,”- диде ул. “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәрире Ландыш Зарипова авылдашын “Ак калфак” татар хатын-кызларының Әлмәт бүлеге исеменнән тәбрикләде. Ул шагыйрәнең иҗаты, балалар бакчасында алып барган хезмәтләре аша телебезне, милләтебезне күтәрүгә хезмәт итүен ассызыклап, «Ак калфак» татар хатын-кызлары Әлмәт бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәмнең иң олы кунагы, әлбәттә инде, Гүзәлия Галләмованың укытучысы, остазы, күренекле якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова булды.
“Гүзәлия Галләмованың шигырьләрендә бүгенге тормышыбызның бөтен яклары укучыларның аңын, фикер йөртү сәләтен уятып, сискәндереп җибәрердәй матур мисаллар белән, якты яктан гына ачыла. Аның геройлары матурлык дөньясында яши: әти-әнисен, туганнарын, тирә-юньдәгеләрне ярата, хөрмәт итә, табигать күренешләре белән хозурлана,”- дип язган иде ул “Җанга газиз җирләр” дигән җыентыкка язган кереш сүзендә. Бүгенге чарада да ул үз укучысының уңышларына чиксез сөенеп яшәвен әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. “Кайда йөрсә Клара, шунда калач кабара” – дип, мизгелдә туган шигырь юллары белән дә уртаклашты.
Иҗат бәйрәмендә “Ландыш” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, Габдрахман, Тайсуган мәктәбе укучылары да чыгыш ясадылар. Авылның мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин билгеләп узганча, биредә язу сәләтенә ия булган, иҗатка тартылган яшьләр килгән. Аларга “Туган авыл” фонды аша әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм “Яшь иҗатчы” таныклыклары тапшырылды.
Кичәдә Гүзәлия Галләмованың иҗатын яратучы һәркем авторга үзенең ихтирамын белгертте, кешеләргә күңел яктылыгы өләшүче ханымга уңышлар теләде. Ә шагыйрәнең рәхмәт сүзләре дә, хисләре дә шигырьләрендә.
Дөнья матурлыгын тоеп яшим,
Һәрбер туган таңга куанам.
“И Ходаем, шушы бәхетемнән
Аера күрмә”,- диеп уянам.
Фәрдия Хәсәнова