Авылдашыбызның якты юлы театр дөньясы белән бәйле. Кыю да, елгыр да Асия Харисова кечкенәдән сәхнәгә тартыла. Ул мәктәптә укыган елларда авыл клубына республикабызның төрле театрлары спектакльләр белән килеп кенә тора. Асия ничек итсә итә, спектакльләрне карап барырга тырыша. Артистларның һәр хәрәкәтен, һәр ролен күңеленә сеңдерә бара. Ә инде укытучы апасы өйрәткән Муса Җәлилнең “Кошчык” шигырен сөйләп уңышларга ирешкәч, төпле бер карарга килә – актриса булу.
Ул бары тик сәнгать юлыннан китәчәк. Якты, нурлы сәнгать юлы. Асия менә 40 ел инде Әлмәт дәүләт драма театрында бу яктылыкны, рольләре аша, тамашачыларга ирештерә. Бүген инде Асиябыз дәрәҗәле исемнәр яулаган, республикабыз күләмендә танылу алган актриса.
Аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан “Якты юллар” дигән китап дөнья күрде. Китапны якташ язучыбыз Әлфия Ситдыйкова язган. Китапны кулга алып танышып чыгу белән горурлык хисләре уянды һәм бу байлык белән авылдашларыбыз белән уртаклашырга кирәк дигән уй туды. Минем теләкне мәктәп директоры Рания Сагитовна да, җирлек башлыгы Илдар Назыйф улы да күтәреп алды. Мәктәп директорыбыз әдәбият-сәнгатькә гашыйк тынгысыз җан. Аның белән һәм ул җитәкләгән мәктәп коллективы белән берлектә куйган максатларга ирешергә була. Рәхмәт аларга.
Китапны тәкъдир итү кичәсенә тиз арада сценарий да язылды һәм әзерлек эшләре башланды. Кунак итеп тәкъдир итү кичәсенең сәбәпчеләрен чакырдык.
Ниһаять, көткән көн килде. Мәдәният йортының тамашалар залына күп авылдашларыбыз китап белән танышыр өчен җыелды. Кичә туган ягыбызга дан җырлаган шигырь юллары, китапның эчтәлеген чагылдырган сәхнәләштерелгән күренешләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Китап авторының чыгышы алкышларга күмелде. Язучыбыз Әлфия Ситдыйкова күп кенә авылдашларыбызның язмышын үз иҗатында чагылдырды. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле.
ТРның атказанган артисты Асия Харисова кичәбезнең йолдызы булды. Үз-үзенә ышанган танылган артисткабызны сәгатьләр буе тыңлап утырырга була. Тиз арада мастер-класс та күрсәтеп алды ул. Балачак дуслары, сыйныфташларының хатирәләрен актриса бүләк буларак кабул итте. Ул авылдашларына укыр өчен китапны бүләк итеп калдырды.
Кичәне уздыруга иганәчелек ярдәме күрсәткән фермерларыбыз Сабиров Вильдар белән Загитов Айдарга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Китап укучылар күңеленә барып иреште һәм тиз арада кулдан-кулга китте. Димәк, алга куелган максат тормышка аша, дип сөенергә генә кала.
Чарада катнашып, рухи байлыкны таратуда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт ирештерәсе килә.
Ләйсән Акмалова, Күҗәкә авылы китапханәсенең китапханәчесе.
Чыганак: aktanysh-rt.ru