tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яктылык” мәктәбендә “Чәй яны – гаилә җаны” дип аталган кичә узды
“Яктылык” мәктәбендә “Чәй яны – гаилә җаны” дип аталган кичә узды

“Яктылык” мәктәбендә “Чәй яны – гаилә җаны” дип аталган кичә узды

13 декабрь көнне “Яктылык” мәктәбендә “Чәй” көненә багышланган “Чәй яны – гаилә җаны” дип аталган матур һәм оригиналь кичә узды.

Самара шәһәрендәге Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рәхимә Хәерова Рахима Хайрова инициативасы, 4Б, 2Б (җитәкчесе Рәмзия Билалова Рамзия Билалова ) сыйныфлары укучылары, музыка укытучысы Алинә Шәмсетдинова, хореограф Алия Сурина, “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова һәм 8 сыйныф укучылары ярдәмендә оештырылган чарада тамашачылар өлкәбездә яшәүче халыкларның чәй эчү традицияләре белән таныштылар.

Махсус кунаклар буларак кичәгә башкорт, чуваш, мордва милләтләре вәкилләре чакырылган иде. Алар уз халыкларының чәй эчү гадәтләре турында сөйләделәр, ә чуваш халкы вәкилләре, хәтта, туган телләрендә шигырь дә укып күрсәттеләр. “Яктылык”лылар кунакларга тематик жырлардан һәм биюләрдән торган концерт программасы тәкъдим иттеләр, милли тәм-томнар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*