tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды
«Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды

«Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды

«Яктылык»  мәктәбендә «Гомуми белем бирү процессында татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклау» темасына пленар утырыш узды.

Утырыш кысаларында актлар залында җыелган кунаклар һәм өлкә иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре игътибарына урта мәктәп укучылары һәм укытучылары әзерләгән докладлар тәкъдим ителде. Спикерлар кунакларны бөек шәхесебез Габдулла Тукай иҗатының мөһимлеге, милли кием-салымнарыбызның үзенчәлеге һәм башка халыкларның киемнәре белән охшашлыгы, һәрберебез өчен якын булган «Әлифбаның» әһәмияте, төрки сүзләрнең (тюрксизм) рус телендә кулланышы белән таныштырдылар. Татар теле һәм татар әдәбият укытучысы Фәүзия Дәүләтбаеваның чыгышы Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасы мисалында яшь буынны тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә кагылды. Ул тамашачыларга мәктәпнең волонтерлар отряды һәм аның эшчәнлеге, әлеге юнәлешнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә никадәр файдалы булуы турында сөйләде.

Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф — мәдәни үзәге методисты, «Яктылык» мәктәбенең татар теле укытучысы Рәхимә Илдус кызы Хәерова «Туган телне саклау — милләтне, нәселне, халыкны саклау» темасын күтәрде. Ул үз гаиләсе мисалында балаларны милли юнәлештә тәрбияләү ысулларын китерде. «Туган телне камил белү, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү, ярату һәм белү гаиләдән килә, балага ана сөте, бишек җыры белән тапшырыла», — дип ассызыклады мөгаллимә.

Пленар утырыш башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән «И туган тел, и матур тел», дип аталган концерт программасы белән тәмамланды. Ә аннан соң кунакларны «Күпмилләтле Самара» дигән автобус экскурсиясенә чакырдылар.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*