tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яктылыклылар «Самара боҗрасы»нда көч сынаштылар
Яктылыклылар «Самара боҗрасы»нда көч сынаштылар

Яктылыклылар «Самара боҗрасы»нда көч сынаштылар

Үткәнен, ата-бабаларыннан килгән йолаларны яхшы белгән буын гына нык адымнар белән алга атлый. Яшьләребез тамырларыбызны белсен, фольклор йолаларын күреп, тоеп үссен өчен 16 майда Самара өлкәсендә белем бирү оешмаларының этнографик коллективлары арасында “Самара боҗрасы” дип исемләнгән фестиваль-конкурс узды.

Әлеге бәйгенең максаты – Самара өлкәсендә яшәгән халыкларның мәдәни мирасын башкаларга таныту, киңәйтү; яшьләрне төрле милләт йолалары йогынтысында тәрбияләү; мәдәни толерантлык булдыру.

Белем бирү оешмаларының вәкилләре бу конкурста үзләрен бик күп төрле номинацияләрдә сынап карый алдылар: “Фольклор театры һәм сөйләүчеләр”, “Дуслык җыры”, “Халык җырлары”, “Милли кием/этноподиум”, “Халык уеннары”, “Халык остасы”, “Милли ризыклар”, “Жанр композициясе”, “Белем алучыларның телне, йолаларны, халык иҗатын өйрәнү буенча фәнни-гамәли эшләре”, “Педагогик хезмәткәрләрнең халык авыз иҗатын өйрәнү буенча дәрес, сыйныфтан тыш чара, методик эшкәртмәләре”.

Әлеге юнәлешләрнең һәрберсенә дә йөзләгән эш кабул ителде. Финалда исә катнашучыларның иң-иңнәре чыгыш ясады. Һәр укучы, педагог фестивальгә бик ныклап әзерләнгәннәр, үзенчәлекле эшләр тәкъдим иткәннәр иде.

Самараның “Яктылык” мәктәбе дә бу чарадан читтә кала алмады. Чөнки мәктәбебездәге эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе – борынгы йолаларны торгызу, аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.

2 “А” һәм 3 “Б” сыйныфлары укучылары да (җитәкчеләре — Румия Исмәгыйлова, Рәхимә Хәерова), берничә төр номинациядә катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

“Милли ризыклар” номинациясендә 2 “А” сыйныфы укучылары — Мөслимә Ибраева һәм Сәмирә Курманова, “Фәнни эзләнү эшләре” номинациясендә Әминә Гыйниятова беренче урыннарны яуладылар. “Милли кием/этноподиум” номинациясендә Азат Әхмәтов – беренче, “Халык җырлары” юнәлеше буенча Хәлил Мәхмүтов өченче урынга лаек булдылар.

Шулай ук 3 “Б” сыйныфы укучылары “Милли уеннар” номинациясендә – өченче, “Халык җырлары” юнәлеше буенча икенче урыннарны алдылар.

Бәйгедә катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларның барысын да котлыйбыз. Киләчәктә яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

“Яктылык” мәктәбе укучылары белән бик горурлана. Димәк, тәрбия эшебез юкка гына түгел, мондый балалар булганда, милләтебез, гореф-гадәтләребез югалмас!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*