Якты Тауда “Авылымның айлы кичләре“ дип аталган чара оештырдылар. Бу көнне мәчет каршындагы мәйданда сыйлы табыннар көйләнде. Бәйрәм чыгымнарын авылдаш иганәчеләр күтәргән.
-Бәйрәмгә җитмешләп кеше җыелды. Коръән, укып, авылдашлар рухына дога кылдык, үткәннәрне искә төшереп утырдык. Табыннарыбыз сыйлы иде, хатын-кызлар өч бәлеш тә салып килгән. Ә кичен җыр-биюләр оештырдык, – ди авыл клубы сәнгать җитәкчесе Ләйсән Нотфуллина.
Бүген Якты Таудагы 65 йортта туксаннан күбрәк кеше яши. Иске Кади мәктәбенә 9 бала йөреп укый. Кызганыч, авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар юк.
Чыганак: nashcheremshan.ru