XXV Федераль Сабантуйның бәйрәм чаралары кысаларында Якутиядә Советлар Союзы Герое, күренекле татар шагыйре Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салынды.
Чәчәк салу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местников, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Приморье крае губернаторы аппараты һәм Приморье крае Хөкүмәте җитәкчесе Диләрә Маликова, Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары— Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иван Колесник, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар иҗтимагый берләшмәләре делегацияләре катнашты.
Чәчәкләр салу Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, әмма татар халкының батырлыгы, ныклыгы һәм рухи көче символы буларак тарихта мәңгегә калган герой-шагыйрь истәлегенә тирән хөрмәт һәм ихтирам билгесе булды.
Муса Җәлил бюсты тантаналы рәвештә 2023 елның 31 октябрендә ачылды. Ул вакытта Якутиягә Татарстаннан Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге рәсми делегация килде. Монумент җирле татар җәмәгатьчелеге, бөек шагыйрь һәм көрәшче истәлеген хөрмәтләүчеләр өчен мөһим мәдәни һәм рухи символга әверелде.
Бюст авторы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтының компьютер графикасы һәм дизайн кафедрасы доценты Винера Абдуллина. Ул шулай ук Санкт-Петербургтагы Татар Дворяннары Җыелышы һәм Россия рәссамнар Берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы булып тора. Скульптор үз эшендә шагыйрь образын герой буларак кына түгел, ә иҗаты әлегә кадәр илһамландыручы нечкә сүз рәссамы буларак та тапшырган.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы Сабантуйның мәдәни программасының мөһим чарасы булды, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләре арасындагы аерылгысыз бәйләнешне искә төшерде.