tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутат Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында. Бүген Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Местников ачты. Алга таба катнашучыларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Быел Федераль Сабантуй 13-14 июньдә Якутия Республикасы Хангаласс районы Орто-Дойду мәйданчыгында узачак. Утырыш кысаларында бәйрәм программасы, спорт ярышлары, концерт номерлары һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сабантуйда 11 төрле милли уен каралган. Шуларның берсе – тауга менү бәйгесе. Бу төр ярышларда быел Сабантуйда рекорд куярга телиләр. Россиянең төрле төбәкләреннән 500 вәкил бер вакытта тауга менәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*