tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутскида XXV Федераль Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Якутскида XXV Федераль Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Якутскида XXV Федераль Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, 28 май көнне, Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча Оештыру комитетының утырышы узды. Утырышны Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасыннан делегация катнашты. Делегацияне  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкләде. Үз чыгышында ул XXV Федераль Сабантуйның әһәмиятен билгеләп, бәйрәмнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватаныбызны саклаучылар елына багышлануын әйтте. Аның фикеренчә, Якутскида узачак Сабантуй бары тик күңел ачу чарасы гына түгел, ә тирән тарихи һәм мәдәни эчтәлеккә ия вакыйга булачак.

Нижнекамск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев Сабантуйның гади бәйрәм генә түгел, ә авыл хуҗалыгы циклының тәмамлануын һәм игеннәрне урып-җыю алдыннан үткәрелә торган традицион бәйрәм икәнен ассызыклады. Шулай ук ул 2022 елда Якутскида узган Ысыах Туймаады бәйрәмендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Бәйрәм чаралары 2025 елның 13–14 июнендә Якутскиның Комсомольск мәйданында, «Туймаада» стадионы һәм Мәдәният һәм ял паркы катнашында узачак. Сабантуй программасына Якутия һәм Татарстанның үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, күргәзмәләр, конкурслар һәм традицион милли ризыклар белән сыйлану керә. Милли көрәш җиңүчесенә автомобиль бүләк ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*