tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялгыз кабер
Ялгыз кабер

Ялгыз кабер

XX гасыр башында Россиядә 1905 һәм 1917 еллар ре­во­люциясеннән башланган Беренче бөтендөнья сугышы ба­ры­шында монархия хакимияте җимерелә, хуҗалыклар тар­ка­ла, халык бөлгенлеккә төшә. Россия җәмгыяте тирән со­циаль, милли һәм сәяси кризис кичерә, Үзәк державалар һәм Антанта, «кызыллар» һәм «аклар» арасында каты сугышлар бара…

Шул дәһшәтле еллар ис­тәлеге булып Чулпан һәм Сидяково авыллары арасындагы тау башында ялгыз кабер тора. СССР вакытында аның янында пионерга һәм комсомолга кабул итүләр һәм башка тантаналы чаралар үткәрү гадәте бар иде. Кем күмелгән соң бу тау башында?

…Антанта илләре Россияне большевиклардан азат итү исәбе белән яшь Совет иле­нә сугыш ачканнар, дип аңлаталар иде. Лә­кин дә мо­ның сере күпкә кат­лау­лы­рак. Мәсәлән, ин­тер­вент­лар­ның төп максаты – авыр хәлдә кал­ган илне бүл­гә­ләп, һәр­кайсы үзенә өлеш чыгарырга теләгән, дигән фикер бар.

Чехлар Самараны басып алгач, эсерлар КомУч (Комитет Учредительного собрания) төзиләр. Шулай итеп, Самара 4 ай буе Россия башкаласы булып санала. Бу вакытта ил күләмендә канкойгыч сугышлар бара.

Менә шундый катлаулы һәм хәлиткеч чорда, Идел буе Колчак гаскәрләре һәм чехлар кулында булган вакытта, Петроградтан РСДРП (б) мандаты белән Самарага данлыклы революционер Сергей Лазоның якын дусты һәм көрәштәше Батыргали Ва­һа­пов килеп төшә. Революционерлар буларак, алар патша заманында бергә каторга газаплары кичергәннәр. Ваһаповка «аклар» тылында партизан отрядлары оештыру бурычы йөкләнә.

Ә Сергей Лазоны Ерак Көн­чыгышка, япон басып алучылары тылында партизан отрядлары оештырырга җибәрәләр. Бу ике легендар шәхеснең язмышлары ох­шаш. Аларның икесен дә ин­тер­вентлар ерткычларча җәзалап үтерәләр. Сергей Ла­­зоны японнар паровоз ми­чендә яндыралар, ә Ба­тыр­галине «ак­лар» җәзалап үте­рәләр, җәсаден күмүне ты­еп, гәүдәсен кыргый җән­лек­ләр­гә ташлыйлар.

…Батыргали Ваһапов Богырыслан өязе, Иске Ярмәк авылында туып-үсә. Ул үз чорына күрә алдынгы фикерле, укымышлы кешеләр исәбендә санала, авыл мәдрәсәсендә укыганда ахун Хөснулла хәз­рәт Баһаутдиновның иң алдынгы укучыларының берсе була, Богырыслан гимназиясен тәмамлый. Беренче Бө­тендөнья сугышында унтер офицер званиесендә сугыша һәм ахырда революция хәрәкәтенә кушыла, РСДРП(б) әгъзасы була.

Богырыслан өязе, шул исәп­тән хәзерге Камышлы рай­оны җирләре дә элгәредән татар-башкорт халкының азат­лык яулау үзәге булган. Мон­да даими рәвештә канлы сугышлар, баш күтәрүләр булып торган, революциядән соң Совет власте урнаштыру чорында да биредә көрәш барган. Идел буе җирләрен Колчак гаскәрләре һәм ак чехлар басып алгач һәм яшь Совет республикасына куркыныч янаганда, бу җирләрдә аеруча дәһшәтле сугышлар бара.

1919 елның мартында Ис­ке Ярмәк авылына Колчак гаскәрләре басып керә, коммунистлар һәм укытучылар Шуран тавындагы умарталыкка качалар. «Аклар» качып өлгермәгән сельсовет рәи­се Хабибулла Гатауллинны тотып алалар һәм авыл уртасындагы мәйданда атып үтерәләр. Калган активистларны чыбыркы белән суктыралар. Ачлыктан интеккән халыкның актык малларын талап һәм атларын алып, китеп баралар.

Бу вакытта «аклар» штабы Иске Ярмәк авылыннан ун чакрым ераклыктагы Седяково авылында, ә «кызыллар» штабы Мансур авылы янында урнашкан була. Комиссар Батыргали Ваһапов төнлә гаиләсен кү­рергә Иске Ярмәккә кайта. Мо­ны ишеткән авыл байлары «ак­лар» штабына хәбәр бирәләр һәм таң алдында Колчак гас­кәрләре Батыргалине кулга алалар. Атлы казаклар аны ялан өс һәм ялан аяк килеш кар өстеннән Седяково авылында урнашкан штабларына куып китәләр. Җәзалап сорау алганнан соң аны авыл читендәге тау башына алып баралар. Атлы казак аның башын чабып өзә, баш тау астына тәгәрәп төшә. Коточкыч ачлык елларында бүреләр күп үрчегәнлектән, Батырга­лине күмүне катгый тыеп, ерткычларга калдыралар.

Батыргалинең бертуган аб­зыйсы Ширияздан Ваһапов, аның улы Шәймәрдән Шириязданов һәм аларның туганнары, караңгы төндә чит­тәрәк туң җирне казып, аны кү­мәләр…

Озакламый белочехлар­ны илдән куалар һәм ак­гвар­­диячеләр тар-мар ите­лә. Шун­да Батыргалинең гәү­дә­сен авыл зиярәтенә кү­че­реп кү­мү мәсьәләсен кузгаталар. Ни кызганыч, сәясәт киеренке һәм дәһшәтле булу сәбәпле, бу максат гамәлгә ашмый ка­ла.

Тормыш барышында күп нәрсә үзгәрә, шул исәптән кешеләрнең дөньяга карашы да. Күп гыйбрәтле хәлләр онытыла, сансызлана. Тик тарихны сакламаган, битараф булган очракта аяныч хәлләр кабатланып, тагын да зуррак бәлаләр китереп чыгарырга мөмкин бит.

Менә бу тау башындагы ялгыз кабер дә төрле уйлар тудыра. Анда халкыбызның киләчәген кайгыртып, интервентларга каршы көрәштә үз го­мерен корбан иткән легендар шәхесебез күмелгән. Ни кызганыч, бүгенгәчә Батыргали һәм аның көрәштәшләре кебек ялкынлы йөрәкле батырларга карата төрле карашлар яши. Берәүләр аны хөр­мәт итеп, каберен карап, истәлеген саклыйлар, битараф булганнары да бар. Бәл­ки шуңадыр да шаукымлы ва­кыйгаларның ка­батлануын күрәбез.

Мә­сәлән, чиксез авырлык­лар белән җайга салынган СССР тар-мар ителде. Моннан 107 ел элек 14 дәүләт, Россияне талап, үзара бүлгәләү өчен сугыш ачкан булсалар, бүген инде андый илләр саны 50дән дә узды.

Тарих – ул зирәк укытучы да, тәрбияче дә, ялгышлардан саклаучы һәм киләчәккә юл күрсәтүче маяк та. Тик аны та­ный һәм зурлый белергә генә кирәк. Шулай булмаса, тарих кырыс хөкемдар һәм каты җәза бирүче булырга да мөмкин.

Төбәгебез тарихын барлаганда аның никадәр тирән һәм бай булуын күрәсең. Мә­сә­лән, элеккеге Оренбург гу­бернасының Богырыслан өязенә кергән Камышлы якларында һәр тау, урман, чо­кыр, күл исемнәрендә тарих серләре саклана. Биредә әле­дән-әле татар-башкорт хал­кының азатлык өчен баш кү­тәрүләре булып торган, Пугачёв генераллары Гавриил Давыдов һәм Йосыф Ангалышев монда гаскәр туплаганнар. Бу һәм башка кыйммәтле тарихи сәхифәләр ныгытып өйрәнүне көтеп яталар.

Камышлы төбәгенең мәгъ­­рифәт үзәге булуы да бил­геле. Илдә наданлык хө­кем сөргән чорда белемле мул­лалар, укытучылар, га­лимнәр, партия һәм совет хез­мәткәрләре чыккан. Иске Яр­мәк авылында яңа методлы мәдрәсә ачкан җәдитче-новатор ахун Хөснулла хәз­рәт Баһаутдиновның эшчән­леге генә ни тора!

Батыргали Ваһапов та наданлык, гаделсезлек белән һәм баскынчы интервентларга каршы барган канлы көрәш чорының күренекле бер вәкиле. Аның турында Халикъ Садри “Безнең таңнар” исемле әсәрендә кыскача язып уза. Анда Батыргали Ва­һа­повның төрмәдән кайткан чагы сурәтләнә.

“Кеше китә, эше кала”, диләр. Ни кызганыч, тик Батыргали кебек Гражданнар сугышы каһарманнары турындагы истәлекләрнең күбесе хәзер югалган һәм бу югалтулар дәвам итә. Мәсәлән, Батыргали туплаган партизан отрядлары командарм Михаил Фрунзе җитәкләгән Кызыл армия сафларына кушыла. Аның сафларында Камышлы төбәгендә яшәүче кешеләр дә катнашалар. Ни кызганыч, бу кыйммәтле мәгъ­лү­мат­ларның күбесе хәзер инде онытылган.

Батыргалинең көрәш­тәш­ләре Халикъ Садри Карабаш фронтында военком булып хезмәт итә, аннан соң Самара губкомы секретаре, язучы, Татарстан Язучылар берлегенең литфонды рәисе булып эшли.

Шаһит Җәләев – гражданнар сугышы герое, бер аягын югалта. Революциядән соң барлыкка килгән иң беренче татар галимнәре исемлегендә була. Икътисад фәннәре кандидаты. Озак еллар Казанның югары уку йортларында белем бирә.

Мирза Бикташев – батальон комиссары. Богырысланда мөселман батальонын төзүдә катнаша, Урта Азиядә басмачларга каршы көрәшә, мәктәпләр ачу һәм мөселман халыкларына гыйлем бирү бу­енча зур эшчәнлек алып ба­ра.

Саниәхмәтов – Көньяк фронтта сугыша, партия һәм совет хакимияте хезмәткәре.

Иске Ярмәк авылыннан Гражданнар сугышында 150 кеше катнашкан булса, шу­ларның 68се яу кырларында ятып калган. Алар Колчак, Юденич, Деникин һәм Махно гаскәрләре белән сугышканнар. Урта Азиядә, басмачлар белән көрәшеп, Совет власте урнаштырганнар.

Нинди генә сугышны алсаң да, ул коточкыч кан коюлар, тол хатыннар һәм ятим балаларның ачы күз яшьләре.

Ләкин Гражданнар сугышы – ул чит ил халыклары белән сугышу түгел, ул ил эчендә, халыкның үзара кан коюына китерә. Берәүләр мохтаҗлыктан чарасыз калып, кулына корал ала, икен­челәре җыйган байлыгы өчен сугышалар. Бу күр­ше – күршегә, улы – атасына, туганы – туганга каршы корал күтәрүгә бәйле сугыш. Гражданнар сугышы – ул коточкыч фаҗига. Монда бернинди сугыш тәртибе, ки­лешүләр, хәтта әсирлеккә алу-алмаулар каралмаган. Бу фә­кать вәхшилек хөкем сөр­гән куркыныч заман булган.

Менә шундый коточкыч зур фаҗига алдында торганда да каһарман бабаларыбыз илебезне һәлакәттән саклап калганнар һәм зур авырлыклар белән аякка бас­тырып, көчле державага әве­релдерә алганнар. Шуңа да, киләчәк буыннар ирекле илдә, тук һәм җитешле тормышта яшә­сен өчен һәлак булган батырларыбызга карата рәх­мәтле булып, алар турында истәлекләрен саклап, алар рухына изге догалар җит­ке­реп торырга тиешбез.

Фәрид Шириязданов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*