tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады
«Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады

«Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Указы буенча 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Быел традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аеруча игътибар бирелә. Менә шәһәребезнең Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә Гаилә елы кысаларында махсус программа әзерләгән. “Гаилә – бәхет ачкычы” дип аталган концерт 1 декабрьдә Мехзавод бистәсенең “Октябрь” мәдәният йортында узды.

Дөрестән дә, һәрберебезнең тормышында гаилә бик мөһим урын алып тора. Гаиләдәге бер-береңә карата булган мәхәббәтне, кайгыртучанлыкны башка беркем дә бирә алмый.

Элек-электән гаилә, кабилә, ә аннары дәүләтнең нигезен гореф-гадәтләр тәшкил иткән. Бәхетле, ныклы гаилә – дәүләт терәге ул. Ә аның ныклыгы төп традицияләргә бәйле. Әйтик, татар халкында бу – өлкәннәргә хөрмәт күр-сәтү, кунакчыллык, эш сөючәнлек, гаиләлек, үзара ярдәмләшү, пакьлек һәм башкалар. Боларның барысы да “Ялкынлы яшьлек” күрсәткән музыкаль спектакльдә чагылды.

Пәрдә ачылды. Сәхнәдә дус кызлар, җырлар җырлап, бәйләм бәйләп, тегү тегеп утыралар. Татарларда һәм башка кайбер халыкларда элек “Аулак өй” дигән матур йола булган бит. Биредә яшьләр төрле уеннар да уйнаганнар. Шуларның берсен – “Йөзек салыш”ны кечкенә чакларда без дә уйный идек. Шуңа күрә сәхнәдән аны караганда балачагыма кайткандай булдым.

Аулак өйдә яшьләр, үз тиңнәрен табып, гаиләләр дә корганнар. Һәм концертта моның белән бәйле тагын бер күркәм гореф-гадәтебезне күрергә насыйп булды. Өйләнешергә җыенган егет (Равил Сәгыйтов) белән кыз (Гөл-назирә Огурцова) бер-берсенең әти-әниләре белән таныштылар, ике арада туй турында сөйләшүләр алып барылды.

“Кыз төшерү” йоласы да тиешлечә үтте: киленне аяк астына мендәр салып каршы алдылар, ризыклы булсын дип, кулларын онга батырдылар, ипи белән май каптырдылар, су юлын күрсәттеләр. “Кыз төшерү” йоласы буенча, шулай ук кәләшнең бирнәсеннән алынган кул эшләре белән өйне бизи торган булганнар.

Әлеге тамашаның сценариен кызның әтисе белән әнисе рольләрен башкарган Али һәм Мәрьям Әсәновлар төзегәннәр. Аларга режиссер Алсу Беленова ярдәм иткән.

Концертта киләчәк буын темасын да читтә калдырмаганнар. Ансамбльнең кечкенә йолдызчыклары, музыкаль спектакльдә катнашып, һәр вакыйга турында кычкырып хәбәр итеп тордылар: “Аулак өй! Аулак өй бүген!”, “Яшь килен суга бара! Су юлы!”

Тамашада мин, Алсу Сабирова һәм Эльвира Хәбибуллина җыр башкардык, ә кечкенә кызлар биеделәр. Моңлы тавышлы Шамилә Ибраһимова, Сания Әминова, Мәдинә Жулева, Искәндәр Әхмәтов, Илнар Салихов, Юныс Такфетуллин, Диана Гарифуллина, Эльмира Нурмөхәммәтова башкарган җырлар тамашачыларның күңел түренә үтеп керделәр. Ә биючеләр – Зөлфия Немцова, Вәсилә Огурцова, Регина Хәсәншина, Руфия Әбәйдуллинаның осталыкларын күрсәгез икән! Сәләтле кечкенә кызларыбыз: Альбина һәм Алинә Абдерәшитовалар, Камилә Шиһапова, Диана Гыйльмиярова, София Хәсәншина, Дарина Хәмидуллованың киләчәктә чын артист булып китүләренә ышаныч зур.

Тамаша бер сулышта узды. Музыкаль спектакль халыкта тирән тәэсирләр калдырды, әйтерсең лә без, чыннан да, авыл туенда булып кайттык.
Ансамбльне хөрмәтләп, концертка Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде.

Ахырда Самараның гаиләләргә ярдәм күрсәтүче “Берләшү” үзәге җитәкчесе, юрист, “Намуслылык” акциясе лауреаты Дилфүзә Әсәнова, “Ялкынлы яшьлек”нең искиткеч талантлы артистларына мактау сүзләрен, изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Залия Динмөхәммәтова

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*