tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чабаксар шәһәрендә туган тел көнен билгеләп үттеләр
Яңа Чабаксар шәһәрендә туган тел көнен билгеләп үттеләр

Яңа Чабаксар шәһәрендә туган тел көнен билгеләп үттеләр

Минкадир Рәҗәпов җитәкчелегендәге Яңа Чабаксар шәһәре җәмәгатьчелеге һәм җирле “Ак калфак” оешмасының “Туган тел” клубы активистлары бүген халкыбызның горурлыгы, бөек шәхесе Габдулла Тукай туган көненә, туган татар телебезгә багышланган кичәгә җыелды. Даһи Габдулла Тукай тормыш юлы яктырылды, аның туган ягына, халкына, теленә чиксез ваемсыз мәхәббәтен күрсәтүче шигырь юллары яңгырады. Гүзәл Старкова аның “Шүрәле” шигъри поэмасын балаларга сәнгатьле, рәсемле итеп сөйләп бирде. Олыларга Габдулла Тукай иҗатында очраган мифик геройлар турында белешмә бирде. Кичәбез күмәк җыр, татар теле гимны “Туган тел” белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*