tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында эшләп килүче «Моңлы чишмә» ансамблена Халык исеме бирелде
Яңа Чишмә районында эшләп килүче «Моңлы чишмә» ансамблена Халык исеме бирелде

Яңа Чишмә районында эшләп килүче «Моңлы чишмә» ансамблена Халык исеме бирелде

Казан шәһәрендә Татарстанда эшләп килүче коллективларга Үрнәк һәм Халык исемнәре бирелде. Алар арасында безнең районда 2018 елдан эшләп килүче «Моңлы чишмә» җыелма ансамбле да бар.

Әлеге коллективны Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Кыям кызы район «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырды. 7 ел эшчәнлек дәверендә «Моңлы чишмә» тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның моңлы җырлары, милли киемнәре, сәхнәдәге образлары күңелләргә үтеп кереп, һичкемне битараф калдырмый.

Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! «Моңлы чишмә» үзенең моңнары белән тагын озак еллар күңелләрне җилкендереп торсын!

Чыганак: novoshishminsk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*