tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында “Халык җәүһәрләре” татар фольклор сәнгать фестивале узды
Яңа Чишмә районында “Халык җәүһәрләре” татар фольклор сәнгать фестивале узды

Яңа Чишмә районында “Халык җәүһәрләре” татар фольклор сәнгать фестивале узды

Яңа Чишмә районы Чертуш авылында II нче районара “Халык җәүһәрләре” татар фольклор сәнгать фестивале гөрләп узды. Фестивальнең максаты  – татар традицион мәдәниятен саклау, талантлы үзешчән коллективларны барлау, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, тәҗрибә уртаклашу.

Фестивальнең географиясе дә елдан ел киңәя бара. Беренче фестивальдә берничә район булса, быел 6 район (Чистай,Аксубай,Чирмешән ,Баулы,Ютазы,Яңа Чишмә) һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар килеп кушылдылар.

Фестиваль 7 номинацияне үз эченә ала. Мөнәҗәтләр – татар халкы өчен традицион булган, хәзерге вакытта халык арасында танылып килүче борынгы җыр жанры. Әлеге фестивальдә, без, мөнәҗәтчеләрнең тәэсирле укуларын тыңлап хозурландык. Чаллы башы авылы мәчетеннән Фәнил хәзрәт тә, фестивальдә мөнәҗәтләрнең яңа буынны тәрбияләүдә хезмәт итә алачагы турында әйтеп узды.

Йолалар – үз авылына туры килгән гореф-гадәтләрне, жыр-биюләрне үз эченә ала. Бу номинациядә, өч авыл мәдәният йортлары чыгыш ясады. Беренче урынны, Тубылгы тау авылы мәдәният йорты, “Печән өсте” йоласы белән алды.

Иң яхшы уен коралларында уйнаучылар да, тамашачыларның күңеленә хуш килде. Иң яшь башкаручыга 9 яшь булса, олылар арасында 70 яшьлекләр дә бар иде. Беренче урынны Ак бүредән Закиров Салихҗан, Чистай районнан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минабетдинов, яшьләр арасында Чертуш авылыннан Зарипов Рүзил алды. Башкорстастаннан кубызчылар, Сердәш” инструменталь ансамбле дә беренче урынга лаек булды. Әлеге номинациядә скрипкада уйнаучы – Шәйхетдинова Әминә “Туган тел” не уйнап, тамашачылар күңелен яулады.
Халык җырларын оста башкаручылар номинациясендә катнашучылар бик күп иде.   “Рамай”, “Сусау “, “Элмәлек”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Мәрфуга” исемле җырлар яңгырады. Иң яхшы фольклор коллективлар да фестиваль бизәкләре иде.
Кул эшләреннән дә  күргәзмәләр оештырылган. Беренче урынны Чертуш авылыннан Җиһангирова Гөлшат яулады.

Жюри составына эш җиңелләрдән булмады. Жюри рәисе – төбәкче Шәрифуллина Альмира. Аның җитәкчелендәге состав фестивальдә катнашучыларны обьектив бәяләде. Фестиваль түгәрәк уен белән тәмамланды. Әйтерсең болынлыкка төрле чәчәкләр сибелде. Һәрберсенең үз матурлыгы, үз үзенчәлеге, үз аһәңе.

Югалмасын татар моңнарыбыз! Яшәсен туган телебез! Яшәсен фестивалебез !

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*