19 июльдә Татарстанның Яңа Чишмә районы Әдәмсә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөселман зиратына 1921-1922 нче елгы ачлыкта үлгән туганнар каберлегенә халыкны җыйды.
Мәдәният йорты җитәкчесе Шакирова Л.Х. җыелган халыкка ачлык еллардагы аяныч хәлләрне сөйләде һәм 3 урындагы туганнар каберлегенә рәшәткә һәм табличкалар куярга кирәклеген әйтте. Ахырдан улгәннәр рухына җыелышып догалар укыдылар һәм Корбан гаетенә бу эшләрне төгәлләргә дип килештеләр.